2018 елның 1 октябрендә өлкәннәр көне уңаеннан һәм «Социаль туризм» инновацион технологиясен кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре тарафыннан өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торучы өлкәннәребез өчен Сатыш музей – мәдрәсәсенә экскурсия оештырылды. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләрне берләштерү, сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү бара, дусларча элемтәләр урнаштырыла, ялгызлык проблемалары хәл ителә, үз-үзеңә ышаныч хисе барлыкка килә. Музейда өлкәннәребез кызыклы экспонатлар һәм мәдрәсә тарихы белән таныштылар.