“Көй тану” уены, Балтач

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бөтен ил буенча 1 нче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп утелә.Әлеге көн уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучылар янына “Хыял”  Яшьләр үзәге хезмәткәрләре килделәр. Алар өлкәннәр өчен күңелле “Көй тану” уены уздырдылар. Уенда катнашучылар төркемнәргә бүленеп уйнадылар. Командалардагы һәр җиңүчегә “Хыял”  Яшьләр үзәгеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International