1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” дип игълан ителде. Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла. «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та бүген “Өлкәннәр көне” уңаеннан бәйрәм концерты булды. Әлеге чарада “Восток” мәдәни-күңел ачу үзәге артистлары чыгыш ясады. Бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасының юстиция министры Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Галина Юрьевна, Чистай муниципаль районы депутаты Добронравова Ольга Владимировна, “Дом медик” лар микрорайонының җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе В.А.Ваганов, интернат директоры Елена Альберт кызы Четырчинская матур теләкләрен җиткерделәр. Артистлар башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле җырлар, өлкәннәребез хөрмәтенә әзерләнгән иң матур буләкләрнең берсе иде.