Картлар көненә котлау открыткасы
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 27нче сентябрьдә 1нче рәсем мәктәбеннен укытучысы Шомесова Эльвира Картлар көненә котлау открыткасы ясауга багышланган мастер-класс уздырды. Балалар тырышып кәгазьдән ясалган чәй чынаягын бизәделәр һәм әби-бабайларына котлау яздылар.