“Салкын тиюгә каршы “ темасына багышланган әңгәмә үтте.

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы Аврашкина Данира  тарафыннан  “Салкын тиюгә каршы” темасына багышланган әңгәмә үткәрелде

Вируслар бик тиз таралу нәтиҗәсендә, дәвалану  процессын  иртәрәк башлау бик мөһим, чөнки организмның  вирусларга каршы тора алу сәләте артачак. Әңгәмә азагында салкын тиюгә каршы тора алу өчен киңәшләр бирелде.

Урамга чыгар алдыннан борын тишекләренә “оксолин мае” сыларга, һәр көнне сарымсак белән суган ашарга, көненә 2-3 тапкыр “С” һәм “Е” витаминнарына бай чәй эчәргә кирәк. Көн саен иртән физик күнегүләр эшләү дә уңай тәэсир итә. Арагызда якын кешегез яки туганыгыз авырган очракта, аның белән якыннан аралашуны кичектерергә кирәк. Һәр кич авызны ромашка һәм календула төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International