Менә мәктәптә укуның бер ае да узды һәм “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автономияле учреждениесендә хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар балага дөрес вакыт бүленеше, педагогик белемсезлек, ата-аналарның һәм баланың стресслы торышы кебек проблемалар белән очраштылар.
Социаль эш буенча белгеч Кыямова Э. Р. «Бөтен гаилә белән беренче сыйныфка» дигән профилактик дәрес үткәрде, анда ата-аналарга үз балаларына дөрес якын килү, вакытны дөрес бүлү, дәресләрне бергәләп әзерләү һәм әлбәттә инде дөрес уртак уеннар турында киңәшләр бирелде! Чөнки беренче сыйныф укучысы - ул иң беренче чиратта бала.
Шуны истә тоту мөһим: беренче сыйныф укучысының кыенлыклары — ул бала өчен стресс. Ата-ананың бурычы - баланың үзенә кызык булган һәм киләчәктә үзенә туры килә торган һөнәрне сайлап алу өчен нинди фәннәр бирелүен аңларга ярдәм итү.