«Тәрбия мәктәбе» программасы буенча дәрес КЦСОН "Тылсым"

2018 елның 21 сентябре, җомга

          Кукмара районы  «Тылсым»     халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  «Тәрбия мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру башланды.  Бу социаль хезмәт күрсәтүнең  инновацион формасы, ятучы авыруларга өйдә тиешле ярдәм күрсәтүче гражданнарга булышуны тормышка ашыра.

          Әлеге программаның максаты-туганнарын һәм башка затларны,  инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә карау күнекмәләренә өйрәтү.

        Укулар төркем белән шөгыльләнү рәвешендә, ай саен, айга ике тапкыр уздырыла. Уку курсы-җиде дәрес, уку бушлай.

        Беренче дәрес «Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсия Минивәкил кызы чыгышыннан башланды , аннары дәресне  «НАЗ» социаль ярдәм үзәге»  табиб-терапевты Рашат Каимович дәвам итте, ул ятучы авыруларның социаль хезмәткәрләрен һәм туганнарын «табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү» темасы белән таныштырды. Беренче дәрес уңышлы үтте. Киләсе дәресне уналтынчы октябрьдә үткәрергә планлаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International