19 сентябрь көнне Тукай районың “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү урыннарында булдылар, утын белән җылытылучы йортларда АПС датчикларын урнаштырдылар, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.