Арча муниципаль районындагы Мәрхәмәтлек үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәк, ялгыз яшәуче өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү максатыннан күчмә бригада белән район торак пунктларына баруларын дәвам итәләр.
Тикшерү барышында, алар ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү тәртибен аңлаталар, кирәкле документлар җыелмасы белән таныштыралар. Шулай ук көнкүреш приборлары, газ җиһазлары белән сак эш итәргә, таныш булмаган чит кешеләрне өйгә кертмәскә, аларның кем һәм каян икәннәрен ачыкламыйча ишекләрне ачмаска өндиләр. Әңгәмә ахырында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкәннәргә Мәрхәмәтлек үзәгенең һәм ашыгыч ярдәм чакыру хезмәтләренең телефон номерлары язылган белешмәләр калдыралар.