“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Түбән Кама”милли паркы турында “Туган шәһәреңнең тыюлыклы табигать дөньясы” дигән чара үтте

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Түбән Кама”милли паркы турында “Туган шәһәреңнең тыюлыклы табигать дөньясы” дигән чара үтте. Аның максаты булып балаларның бай табигатькә карашын киңәйтү һәм аңа сак булу тора. Әңгәмәдә көндезге бүлек тәрбиячеләре балаларга туган ягыңның табигатен һәм хайваннар дөньясын сакларга  кирәклеген аңлаттылар, тарихы, табигате белән таныштырдылар. Слайдларда “Кызыл китапка” кергән үләннәрне, хайваннарны күрсәттеләр. Табигатьне саклау өчен үз өлешеңне кертү турында сөйләштеләр. Балалар экология, тыюлыклар, “Кызыл китап” дигән төшенчәләр белән таныштылар. Чараның ахырында табигатькә карата җаваплы булырга кирәклеге турында сөйләшү нәтиҗәле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International