«Ариадна җебе» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 12 бала белән «Мин - кабатланмас кеше» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларга һәр кешенең уникальлеген күрсәтү, үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең кабатланмаслыгын аңлау, балаларда башка кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч балаларга бүгенге очрашу шәхеснең уникальлелеген өйрәнүгә, кешеләрнең кабатланмаслыгына багышланган булуын аңлатты. Төрле предметлар мисалында «уникальлек» төшенчәсе ачылды. Шуннан соң белгеч балаларга буй буенча, чәч озынлыгын, чәч төсе буенча (якты төстән караңгы төскә кадәр), нәрсә яратулары буенча тезелергә (басырга) кушты, төрле һөнәр ияләренең сыйфаты буенча мисаллар китерүләрен сорады. Парлап баскач, уч төбендәге сызыкларны чагыштырганда уч төбендә ике тигез бизәкнең булмавын күрсәтте. Бу һәр кешенең уникальлеге турында сөйли. Уникальлек-ул кыйммәт. Барлык кешеләр төрле, аларның мавыгулары күп, әмма уртак нәрсәләр дә күп. Мавыгулар ярдәмендә кеше үзендә күп уңай сыйфатлар үстерә, дуслар таба ала. Балалар «Бәләкәч енот» мультфильмын караганнан соң, балалар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм елмаюлы йөз күргәч, әйләнә-тирәдәгеләр дә елмая башлыйлар дигән нәтиҗә ясадылар. Елмаеп без үз сәламәтлегебезне һәм әйләнә-тирә тормышыбызны яхшыртабыз.
Дәрес ахырында нәтиҗәләр ясалды: һәр кешенең кабатланмас, үзенчәлекле мәнфәгатьләргә бәйле. Төрле талантлар һәм сыйфатларга ия, һәр кеше уникаль. Шуңа күрә кешеләр бер-берсенә, якыннарына, үзләренә карата игътибарлы һәм кайгыртучан булырга тиеш.