"Экстремизмга-юк!" декада кысаларында «Сәламәтлек үзеннән башлана!» дигән спорт чарасы

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

12 нче сентябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова "Экстремизмга-юк!" декада кысаларында «Сәламәтлек үзеннән башлана» дигән спорт - сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту, коммуникатив сәләтләрне, игътибар, зирәклекне үстерергә ярдәм итү иде.

Программа командаларның сәламләве белән башланды, алга таба ярыш алдыннан әзерлек күнегүләре үткәрелде - командалар спорт турында табышмаклар чиштеләр. Шуннан соң командаларга йөгерү, сикерү, туп һәм кыршау белән конкурслар тәкъдим ителде. Уздырылган спорт бәйрәме катнашучыларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Шулай итеп чара барлык спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен сөючеләрне берләштерде һәм уңай тәэсир алдылар.

Эстафета сулыш торгызу һәм ял итү өчен күнегүләр белән тәмамланды.

Әлеге чарада 26 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International