«Шикле предмет» дигән төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

“Экстремизмга - юк!”  декадасы кысаларында 2018 нче елның 11 нче сентябрендә 11 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында «Шикле предмет» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларны шикле предмет тапкан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Дәрес башында белгеч балаларга шигырь тыңларга һәм төп героиняның – Маша исемле кызның дөрес эшләмәве, аның чынлыкта ни эшләргә тиешлеге турында үз фикерләрен әйтергә тәкъдим итте. Аннары балалар шикле предметларны тапканда үзеңне ничек тотарга, нинди гамәлләр кабул итәргә кирәк дигән сорауларга җавап бирергә тырыштылар. Белгеч тарафыннан соңгы вакытта шартлату җайланмалары булырга мөмкин шикле предметларны ачыклау очраклары күп дигән мәгълүмат бирелде. Мондый хәлләр транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишек төбендә, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында ачыклана.

Дәрес ахырында балалар белән берлектә “Яныннан узмагыз!” дигән белешмәлек ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International