«Крючок белән курчаклар бәйләү» дигән темага дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 нче елның 11 нче сентябрендә «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Крючок белән курчаклар бәйләү» дигән темага дәрес үткәрелде. Максаты: катнашучыларны крючок белән бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән таныштыру.

Элек-электән төрле халыклар традициясендә үз йорты өчен курчаклар ясау явыз көчләрдән саклау дип саналган. Янәсе, кечкенә сыннар өйләргә явыз ният белән килгән кунакларның тискәре энергиясен “үз өстенә ала”. Хатын-кызлар гаилә учагын саклаучы буларак әлеге очрашуда үз гаиләләре өчен матур курчаклар эшләргә карар кылдылар. Катнашучылар арасында инде күптәннән крючок белән дус булганнары да, кулларына беренче тапкыр крючок тотучылары да бар иде, шуңа күрә психолог аларны 2 төркемгә бүлде: яхшы бәйли белүчеләр кирәкле схемаларны алдылар һәм эшкә керештеләр, ә икенче төркемгә әле бәйләргә өйрәнергә кирәк иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ике төркем дә куелган биремне яхшы үтәделәр.

Дәрес ахырында барысы да алган хис-кичерешләре һәм эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар үз эшләнмәләреннән бик канәгать калып, курчаклар әзерләүне дәвам итү теләген белдерде (әйтик, интерьер курчаклары, бармакларда курчак театры һ.б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International