12 сентябрь 2018 ел, чәршәмбе
Бөтенрәсәй айлыклар көне рамкасы кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Алкоголь һәм яшүсмер”дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Төп максаты: хәмернең сәламәтлеккә зыяны турында белемнәрен арттыру, хәмер эчүгә каршы килү сәләтен үстерү.
“Куркыныч эш”дип аталган видеоролик дискуссия үткәрүгә сәбап булды. Бу роликта хәмернең бала организмына начар йогынтысы күрсәтелде.Балалар ситуацияләр турында бик актив фикер алыштылар, диалог алып бардылар. Әңгәмә барышында балалар үзләренә нәтиҗә ясадылар: һәр кеше үз юлын сайлаганда иптәш итеп хәмер түгел, сәламәтлекне саклау юлын сайларга тиеш. Профилактик максат белән “Хәмер юк!” дигән буклетлар таратылды.