“Экстремизмга – юк!” декадасы кысаларында 11 нче сентябрь көнне Балтач район "Наз" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепья авыл китапханәсендә терроризмга каршы оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
Чара барышында катнашучыларга куркыныч янаганда саклану алымнары анлатылды. Кичә видеофильм карау белән төгәлләнде.