2018 елның 11 сентяберендә Дөньякүләм аеклык көне уздырыла. Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә бу көнне медсестра Раушания Галлямова тернәкләнүчеләргә “Аеклар көне” темасына лекция укыды. Мондый чаралар тернәкләнүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди.