11 сентябрь 2018ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизм – юк” декада кысаларында балалар плакатлары “Тынычлык территориясе” дигән конкурс уздырылды. Бу чараның максаты: балаларны изгелек һәм дөреслек законнары буенча яшәргә өйрәтү, үзенең Туган иленә мәхәббәт, горурлык тәрбияләү. Плакатны ясаганда ата – аналар актив катнаштылар. Ата – аналар һәм балалар плакаттагы рәсемнәр аша бәхетле, яхшы тормыш өчен тынычлык кирәклеген аңлатырга тырыштылар. Бу чарада 25 бала һәм ата – ана катнашты.