11 сентябрь көнне Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең Калмия авыл җирлегендә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләре, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чара үткәрделәр.
Мондый чараларның максаты: алкогольнең кеше сәламәтлегенә, иминлегенә һәм рухи кыйммәтләренә китерелгән зыяны турында мәгълүмат бирү, аек яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру.