“Экстремизмга – юк!” декадасы кысаларында “Гнездышко” приютында төрле чаралар оештырыла. Шул рәвешле тәрбияләнүчеләргә төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр турында сөйлиләр, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлаталар, гражданлык һәм патриотизм хисен тәрбиялиләр, куркынычсызлык күнекмәләрен үстерәләр.
3нче сентябрь көнне “Беслан корбаннары истәлегенә” багышланган презентация күрсәтелде. Ул терроризмның чын мәгънәсен аңлатты. Балалар реаль тормышта гадәттән тыш хәлләр килеп чыгулары турында сөйләштеләр. Бу ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр.
Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, илнең бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый дәресләрнең әһәмияте зур.