Патруль-пост хезмәтенә 95 ел.

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре гадәттә төнге вакытта кизү торып, район һәм шәһәрнең тынычлыгын, җәмәгать тәртибен саклый. Шулар турында “Гнездышко” приюты тәрбиянүчеләре өчен Яшел Үзән районы ППС хезмәткәрләре сөйләде. Куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, кемнәргә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген балаларга өйрәттеләр.

Полициянең барлык бүлекчәләре арасында да патруль-пост хезмәте иң куркынычы һәм авыры санала. Кайда нинди хәл килеп чыга калса, алар анда беренчеләрдән булып, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтеннән дә тизрәк барып җитә. Кеше психологиясен дә аңларга, адекват булмаган җинаятьчеләр коралы - балта-пычак һәм таякка каршы тора белергә кирәк. Алар универсал солдат кебек. Боларның барысын да ППС хезмәткәрләре җентекләп сөйләделәр һәм белемнәрне ныгыту өчен үз музейларына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International