Борын-борын заманда...

2018 елның 24 августы, җомга

Балалар өчен театр һәрвакыт бәйрәм.  Ә театрның артистлары балалар булса, икеләтә күңелле. 24нче август көнне “Гнездышко” приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре кече төркем балалары өчен әкият күрсәттеләр. Әкият геройлары бик эмоциональ килеп чыктылар, алар биеделәр, җанлы итеп үз рольләре башкардылар. Артистлар нык тырыштылар, ә кечкенә тамашачылар сөенделәр һәм кул чаптылар.

Мондый төр чаралар балаларның артистлык һәм бию күнекмәләрен үстерәләр,  тирә-як дөнья турындагы белемнәре арттыралар, балаларны кечкенәдән инсафлы, гадел, әдәпле, өлкәннәргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, балаларның сөйләмен баеталар, зиһенен үстерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International