Экстремизмга-ЮК! " бердәм дәрес» Аксубай муниципаль районындагы «Хыял”балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты дәүләт казна учреждениесе

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Аксубай муниципаль районындагы «Хыял”балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты дәүләт казна учреждениесендә «Экстремизмга – юк!"экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән«Экстремизмга – юк!" бердәм дәрес уздырылды. Ул  экстремистик идеология күренешләренә карата түзеп тормау һәм шуңа карата җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чара Бесланда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Документаль хроника кулланылды, анда соңгы 12 ел россия шәһәрләрендә  булган терактлар турында сөйләгәнде. Тәрбияләнүчеләр арасында «Мин, син, ул - бергә тулы бер ил»дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Чараны йомгаклап, укучылар экстремизмның үсүе  һәм аның җәмгыять өчен куркыныч  булуы турында бәхәсләштеләр. Балалар  тамашачылар гына түгел, чараның актив катнашучылары да иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International