Бүген Федоровка интернат-йортында социаль хезмәт алучылар ЛФК инструкторы Зөлфия Нуриева белән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында спорт мәйданчыгына чыктылар. Биредә алар үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнделәр. Аларның кайсысына бокс, кайсысына туп ыргыту ошый, әмма аларның барысының да максаты бер – сәламәт булу. Ә сәламәт тәндә акыл да сәламәт, уйлар да яхшы була.