"Үзгәрешләр җиле" Веста Үзәге.

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Кабат хокук бозуларны кисәтү эше буенча 2018 нче елның 4 нче сентябре көнне “Веста” Үзәге белгечләре тарафыннан закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен Түбән Кама шәһәр музеена экскурсия оештырылды. Максат: Балаларны Түбән Кама шәһәре тарихы белән таныштыру.

Безнең бүгенге тормышыбыз үткәннәр белән каты бәйләнештә тора һәм шуннан килеп чыккан. Шуңа күрә, бүгенге дөньяны ныграк белү өчен, аның кануннарын аңлау өчен башта үткәннәрнең тарихын белергә кирәк. Нәкъ менә шуның өчен белгечләр яшүсмерләрне шәһәр музеена чакырдылар да инде. Музей фонды бер меңгә якын экспонат саклый. Алар кеше хәтерендә узган елларның вакыйгаларын күзалларга ярдәм итәләр. Музейдагы һәрбер эксонат та кеше күрә алырлык итеп таратылып куелган һәм, аларның һәрберсенә җентекләп бу әйбернең каян килеп чыгуы турында язылган. Әмма экскурсоводсыз музейны әйләнеп чыгарга мөмкин түгел. Музей хезмәткәрләре яшүсмерләргә Түбән Кама шәһәренең барлыкка килүен һәм үсеше тарихын, шәһәрне төзү вакытында аның беренчел әйдәп баручы кешеләрен, шәһәр янында барлыкка килгән сәнәгать предприятие төзүчеләрен, шәһәрнең мәдәни тормышы турында җентекләп сөйләделәр.

Яшүсмерләрдә күргән экспонатлардан бик күп якты хисләр калдырды. Экскурсия азагында алар күргәннәре һәм белгәннәре өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International