“Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше буенча 2018 нче елның 4 нче сентябре көнне “Веста” Үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр өчен “Смешариклар бәйләү” дип аталган дәрес үткәрелде. Максаты: крючок белән бәйләү ысуллары һәм нигезләре белән танышу.
Смешариклар – күпчелек балаларның яраткан мультфильм геройлары. Алар бик шат күңелле, уңай һәм балаларны хәерле эшләргә өйрәтәләр. Әлеге дәресләргә йөрүче һәрбер катнашучының да балалары булганлыктан, крючок белән уенчыклар бәйләү фикерен барысы да хупладылар. Бу гаилә бюджетын экономияләп кенә калмый (хәзер уенчыклар кыйммәт тора), ә бала өчен менә дигән бүләк тә бит әле. Катнашучыларның сүзләренә караганда, алар өйдә балалары белән шушы геройлар кергән мультфильмнар караганнар, тик аларны бәйләү фикере башларына килмәгән. Күңелле һәм кызык нәни мәзәкчеләрне бәйләү күп вакыт һәм хезмәт таләп итми, ә җиңел мавыктыргыч шөгыль булып тора. Крючком бәйләү нечкәлекләрен белгән катнашучыларга төрле төстәге шарлар бәйләп, аларга борын, куллар, аяклар ясап беркетү бернинди дә кыенлык тудырмады.
Соңыннан хатын-кызларыбыз мондый кызыклы дәрес өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр һәм нәниләргә уенчыкларын бүләк итәчәкләр дип ышандырдылар.