6 сентябрь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игътибар – балалар уенчыгы” дигән әңгәмә үтте. Кызганычка каршы, гади балалар мәйданчыгы үзендә күп кенә куркыныч хәлләр яшереп тора. Шул сәбәптән көндеәге бүлек тәрбиячеләре әлеге проблемага вакыт бүлеп чыгарырга булдылар. Әңгәмәнең беренче өлешендә тәрбиячеләр балалар белән бергә балалар мәйданчыгында булырга мөмкин куркыныч хәлләрне әйтеп үттеләр. Ә соңыннан, бу күңелсез хәлләр булмасын өчен, нишләргә кирәген аңлаттылар.
Әңгәмә нәтиҗәсендә балалар үзләрен ничек балалар мәйданчыгында җәрәхәтләрдән саклап калырга өйрәнделәр. Һәр бала үзенең фикерен, үзе белән булган хәлләр белән уртаклашты.Бу чарада барлыгы 14 кеше катнашты.