“Көзге композиция” дигән мастер класс

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

6 нчы сентябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен, Бөтендөнья аеклык көне кысаларында, оригами техникасы кулланып, көзге өрәнге яфрагы  ясау буенча  мастер  класс үткәрде.

Чараның максаты:  матур кәгазьдән ясалган өрәнге яфраклары аша болытлы ямьсез  көзге көндә кешеләрдә нурлы, бәйрәм кәефе тудыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Хезмәт буенча инструктор  мастер  класста катнашучыларга аеклык көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, актив яшәү рәвеше алып баруларын теләде. Иҗади эшчәнлек барышында катнашучылар өрәңге агачы исеменең каян килгәнен һәм аның көз символы булып торуы турында мәгълүмат алдылар. Мастер  класста катнашучылар шулай ук өрәңге агачыннан тагы нинди әйберләр ясап булганы турында фикер алыштылар.

Хезмәт буенча инструктор оригами техникасын кулланып,  өрәнге яфрагы ясау өчен кәгазьне бөкләү тәртибен сөйләде һәм үз кулы белән ясап күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар үзара  аралашып, җылы атмосферада рухи байлык алып, артстудия бүлмәсен бизәү өчен төрле төстәге  өрәңге яфраклары ясадылар.

Шөгыль коллективта хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен баетты.

   Чарада 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International