Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Хәрәкәт- ул сәламәтлек » дигән исем астында күңелле старт бәйгесе үткәрелде.

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе
5 сентябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна җитәкчелегендә саф һавада уен мәйданчыгында « Хәрәкәт- ул сәламәтлек » дигән исем астында күңелле старт бәйгесе үткәрелде. Чараның максатлары: балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту,бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү. Спорт- сәламәтлек нигезе.Чыннан да, сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына, кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Балалар белән сәламәтлек турында әңгәмә үткәрдек, викторина сорауларына җаваплар бирдек.Саф һавада спорт мәйданчыгында балалар уйнадылар,төрле каршылыклар аша уеннарда ярыштылар. Бу бәйгедә балалар яхшы кәеф һәм уңай тәэссир алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International