Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

«Экстремизм – Юк!» декадасы кысаларында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгече Руфил Дәүләтшин  терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган  «Хәтер сәгате: Беслан фаҗигасен без хәтерлибез” дигән чара уздырды.

Бу көнне 2005 елдан башлап ел саен,  бөтен ил террорлык актлары корбаннары искә ала. Социаль хезмәтләр алучылар Бесландагы теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Китапханәче Алина Артемьева  социаль хезмәтләр алучыларны «Бөтен җәмгыять белән террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмати күргәзмә белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International