Терроризмга каршы корәш буенча бердәмлек көне

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

3нче сентябрь Россиядә  Терроризмга каршы корәш буенча бердәмлек көне дип билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата  “Россиянең  хәрби дан көннәре федераль законы” белән, Бесланда( Төньяк Осетия,2004 ел) булган фаҗигале вакыйгаларга, террорчылар тарафыннан бер мәктәпне яулап алуга бәйле итеп  билгеләнгән. Әлеге фаҗига вакытында 300 дән артык кеше, шул исәптән 150дән артык бала һәлак булган.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында Терроризмга каршы корәш буенча бердәмлек көне кысаларында “Беслан. Фаҗига.Батрылык...минем йөрәк тибә” дип аталган тематик материаллы стенд яныныда хәтер сәгате узды. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар Россиядә төрле террорчылык актлары турында, шулай ук узләренең һөнәри бурычларын үтәгәндә вафат булган хокук саклау органнары турында мәгълүмат алдылар. Чарада катнашучылар игътибарына “Беслан корбаннарын искә алу” видео-презентациясе күрсәтелде. 

Чара ахырында йорт-интернат халкы фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International