"Мин - ышанычлы кеше». «Веста» Үзәге.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

«Ариадна җебе» программасы эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Рита Зәйнуллина 5 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 8-9 яшьлек балалар өчен «Мин - ышанычлы кеше» дип аталган дәрес уздырды. Әлеге чараның максаты: ышанычлылык сыйфаты турында күзаллауны формалаштыру, узеңдә булган кыюлыкны арттыру.

Дәрес “Антонимнар” дип аталган уен-активатор белән башланды,  балалар эш сөючән, дошманлык кебек сыйфатларның капма-каршысын әйтергә тиеш булдылар. Шуннан соң белгеч балалар белән әңгәмә үткәрде, анда катнашучылар “Нәрсә ул ышанычлылык?”, “Кемне ышанычлы кеше дип атап була”, “Кешегә ышанычлылык һәм кыюлык халәте нәрсә бирә” кебек сорауларга җавап бирделәр. Кыюлык нинди нәтиҗәләргә китерә дигән сорауга да балалар җавап эзләделәр. Әңгәмә ахырында “кыю кеше кагыйдәләре”н төзеделәр.

“Баскыч” күнегүендә һәрбер бала баскыч рәсеме төшерелгән биткә, баскычның иң өстенә үзләренең төп максатын яздылар, ә үзләрен шул баскычның кайсы да булса өлешенә язырга тиеш булдылар. Кемдер үзен максатка бик якын куйса, кайберәүләргә максатларына әле барасы да барасы иде.

Алдагы бирем балаларга бик күңелле тоелды, алар узләрен тотышлары белән кыюсыз һәм кыю кешене күрсәтергә һәм үзләрен нинди кыяфәттә җайлырак һәм тынычрак хис итүләрен сөйләргә тиеш булдылар. Шулай ук балалар кыяфәт һәм үз-үзен тотышы буенча әлеге сыйфатларда булга аермалыкны да аңлаттылар (Кыю кешенең йөрешендә дә ныклык, үз-үзендә ышанычлылык сизелә, аның ишарәләре ачык була).

Очрашу “Үз-үзеңне күрсәтү” уены белән төгәлләнде. Катнашучылар ышанычлы кеше торышында басып, бөтен катнашучылар алдында үзләре турында сөйләделәр:

  • Минем исемем...
  • Мин барсыннан да күбрәк... яратам
  • Мин... яратмыйм
  • Миңа кешеләрдә... ошый
  • Минем яхшы сыйфатларым булып....тора
  • Мин яхшы....эшли беләм
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International