“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Һава һәм аның үзенчәлекләре” дигән дәрес үтте

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Һава һәм аның үзенчәлекләре” дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты балаларда тәҗрибә – сынау эксперименталь  эшчәнлеккә кызыксыну уяту, балаларга һаваның кеше тормышында нинди әһәмияте киң икәнен аңлату.

Чара барышында балалар “вертуаль лабораторияда” булдылар, һаваның сыйфатын күрсәтүче тәҗрибәләр карадылар, шарлар кабарттылар. Стакан белән суга трубка аша өрделәр, һава алып салфеткага өрделәр һ.б. Балалар дәрес азагында һава турында , аның әһәмияте яшәү өчен бик зур дигән нәтиҗә ясадылар. Һаваның исе юк, судан җиңелрәк, предметларның формасын ала, аны күреп була. Дәресне тәрбиячеләр Максютина Надежда һәм  Салихова Лена үткәрде. Бу чарада 28 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International