3 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе
Барлык гражданлык җәмәгатьчелеген терроризмга каршы торуда берләштерү максатыннан, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати – патриотик сәгате булып узды.
Чарада катнашучылар терактлар корбаннары һәм үз тормышларын кызганмыйча ил халкын коткарып калган көрәшчеләр истәлегенә, бөтен җирдә тынычлык булсын өчен, күккә шарлар җибәрделәр.
Чарада 17 кеше катнашты.