Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,“Йолдыз”отряды волонтерлары белән бергә 25 биш бала катнашуында “Татарстан-минем республикам” дигән танып белү викторинасы, һәм асфальтта рәсемнәр креатив конкурсын үткәрделәр.
Балалар конкурсларда бик актив булдылар, үз иҗат сәләтләрен кулланып,асфальтта төрле матур, кызыклы рәсемнәр ясадылар.
Чара барышында уңайлы, җылы мохит һөкемсерде, ә ахырдан таратылган истәлекле бүләкләрдән балаларның кәефләре тагы да күтәрелде.