«Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәге администрациясе киләсе Татарстан Республикасы Көне уңаеннан "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдэм алучыларына һәм «Юлдаш» интернат – йортында тәрбияләнүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Уңышлы очрак» исемле бушлай фильм карау оештырды. Бу чарада 40тан артык кеше катнашты. Экранда образлар терелгәндә һәм кызыклы сюжетлар курсәтелгәндә барлык начарлыклар да онытыла, кәефләр күтәрелә. Барлык катнашучылар фильм караудан уңай тәэсирләр алдылар.