Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка буклетлар тараттылар.
Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны Татарстан Республикасы башкаласының истәлекле урыннары белән таныштырдылар.