«Терроризм турында без нәрсә беләбез?». «Веста» Үзәге.

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Терроризм һәм экстремизм янауларын ачыклау һәм булдырмау профилактика эше кысаларында «Веста» Үзәге директоры Татьяна Мыльникова хезмәткәрләр өчен «Терроризм турында без нәрсә беләбез?» темасына методик сәгать үткәрде.

XXI гасырда кешелек өчен булган проблемаларның иң куркынычы булып экстремизм һәм терроризм тора. Әлеге коточкыч хәлгә игътибарны җәлеп итү өчен очрашу башында Үзәк директоры терроризм турында социаль ролик күрсәтте, аның барышында һәр хезмәткәр үзе алдында торган сорауларга җавап бирә алды: Нәрсә ул террорчылык? Кемнәр ул террорчылар? Ни өчен кешеләр террорист булалар? Сез үзегезне террордан сакланган итеп хис итәсезме? Аннары Татьяна Валерьевна тагын бер тапкыр хезмәткәрләрне керү һәм объект эчендәге режим инструкциясе белән таныштырды, гамәлләр тәртибен искә төшерде, шартлаткычка охшаган шикле предметлар тапкан очракта хезмәткәрләр һәм килүчеләрнең үз-үзләрен тотышы, тоткынга алган вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп узды.

Очрашу ахырында - һәрвакытта да уяу булырга һәм теләсә-нинди очракта да сак булырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International