2018 елның 27 августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Аухадиева Р.Н. “Сау бул,җәй!" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
Чараның максатлары:
- Җәй турында күңелле хатирәләрне искә төшерү;
- Балаларга кулланма материалны сайлау һәм үзләренең кичерешләрен җиткерү өчен уңайлыклар тудыру;
- Кәгазьгә билгеле бер күренешне дөрес итеп ясау өчен җирлек тудыру;
- Карандаш белән ясау алымнарын ныгыту;
- Хыялыйлык һәм күзаллауны үстерү
Ачык һавада шөгыль барышында, тәрбияче, Л.Даскалованың " Җәй турында күз яшьләре" дип исемләнгән шигырен укыды.Балалар үзләренең кызыклы вакыйгаларын искә төшерделәр. Шулай ук, табигать күренешләренә, бик күп кызыл алмалары булган, алма агачына игътибалары җәлеп ителде. Балаларга, карандашлар белән, альбом битенә алма агачын ясап, тәэсирләре белән бүлешергә тәкъдим ителде. Балалар алма агачына карап, ясарга өйрәнделәр. Ясау барышында,агачның сыгылма ботакларын карандаш белән ясау алымнарын ныгыттылар.Чынбарлыктан карап, чагыштыра-чагыштыра ясап, күзаллауларын киңәйттеләр. Мавыктыргыч шөгыль азагында, тәрбияче балалар белән берлектә, рәсемнәргә нәтиҗә ясадылар.Балалар үзләренең истә калган хатирәләре белән уртаклашты.