«Балачак - могҗизалар иле!». «Веста» Үзәге.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

«Без бергә»  клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Балачак - могҗизалар иле!» дип аталган төркемле дәрес оештырды. Максат: үз-үзеңне дөрес тотуны формалаштыру, балаларда эмоциональ дискомфорт халәтен төшерү; конструктив хезмәттәшлек һәм аралашу формаларын үстерү һәм танып белү өлкәсен (игътибар, сөйләм) коррекцияләү.

Дәрес башында социаль педагог балаларга «Балачак – могҗизалар иле!» иҗади остаханәсенә барырга тәкъдим ясады. Хезмәт бүлмәсендә һәр бала төсле кәгазь битләреннән «Төрле төстәге бизәк» ясады һәм аны калганнарга күрсәтте. Биремне үтәү барышында педагог балалар белән бергә төсләрне санап үтте, булачак рәсем турында фикер алыштылар. Күпчелек мөмкинлекләре чикле балалар өчен тигезлек бозу, күчмәлек кебек билгеләр характерлы, алар ярсыган һәм әкертен булалар, артык эмоциональ һәм аларга борчулы хәрәкәтләр хас була. Нерв системасында булган артык борчулар эмоциональ перегрузкаларга китерә. Көчәнешләрне бетерү максаты белән педагог балаларга сенсор бүлмәгә күчәргә тәкъдим ясады һәм андагы җиһазларны кулланып релаксация дәресе үткәрде. Күнегүләр үткәрү нәтиҗәсендә, балалар тынычландылар,  аларда булган киеренкелек, ярсучанлык узды, төркемдә уңайлы психологик шарт тудырылды.

Дәрес ахырында, балалар педагог белән булган тәэсирләре белән алмаштылар, укучылар аларга нәрсә күбрәк ошаганын сөйләделәр, ә педагог катнашучыларга үзләренең төрле төстәге бизәкләрен әниләренә бүләк итәргә тәкъдим ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International