2018 нче елның 25 августы көнне Кама Аланы бистәсендә күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 25 бала өчен мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар тапшырылды. Моның өчен шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарәчелек советы депутатлары, Кама Аланы предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре ярдәм кулы суздылар.
Кама Аланы бистәсенең туган көненә багышланган әлеге бәйрәм чарасында балаларга әзер ранецлар бүләк ителде. Тиздән, 1 сентябрьдән, яңа уку елы башлана. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” Республика акциясенә битараф булмаганнар һәм анда катнашучылар аркасында балалар уку йортына зур җаваплылык хисе, “яхшы” һәм "бик яхшы” билгеләренә генә уку теләге белән аяк басачаклар. Егетләр һәм кызлар әлеге бүләкләргә бик шат иделәр, ә әти-әниләр мәктәпкә баланы әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.