Әтнә районы "Изгелек" үзәге. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

2018 нче елның 27 августында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Әтнә муниципаль районында бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмгә  авыр хәлле гаиләләрдән 44 мәктәп яшендәге бала һәм 16 беренче сыйныфка баручы укучылар чакырылды. Тантаналы чараны котлау сүзләре белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Тәлгат улы Гарипов ачып җибәрде, шулай ук "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директор урынбасары Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева чыгыш ясады . Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Әтнә район аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галяутдинова тарафыннан укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International