27 август 2018 ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән мәдәни – ял итү чарасы булып узды.
Чараның максаты: социаль адаптация күтәрү, төркемдә хезмәттәшлекне үстерү, мәдәни – ял итү тәҗрибәсен күрсәтү иде.
Чара барышында социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова күңел күтәрү, бер – берсен яхшы аңлау, танышу өчен интеллектуаль – иҗади уеннар, төркем туплау өчен коммуникатив күнегуләр үткәрде. Катнашучылар бер-берсе белән җиңел аралаша башладылар, игътибарлыклары артты, кәефләре күтәрелде, яхшырды. Социаль хезмәттәшлек тәҗрибәләре артты.
Өлкән яштәге социаль хезмәт алучылар үзләренең яхшы күңел кичерешләре белән уртаклаштылар һәм оныклары белән кызыклы, файдалы мәдәни – ял итәргә өйрәндек, диеп сөйләштеләр.
Чарада 9 кеше катнашты.