ООО "Ай-пласт". Центр "Веста".

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында 2018 нче елның 25 августы көнне  «Веста» Үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче 5 бала ООО «Ай-Пласт» тарафыннан  ял паркында оештырылган бәйрәм чарасына чакырылдылар.

Паркка кергәндә балаларны буйлы курчаклар каршы алды, алар балаларны һәм аларның әти-әниләренә чара программасын тапшырдылар, бүләкләр тапшырдылар. ҖЧҖ «Ай-Пласт» җитәкчеләре булачак беренче сыйныф укучыларын,  аларның ата-аналарын якынлашып килүче уку елы белән котлады һәм укуларында уңышлар, сәламәтлек теләделәр һәм һәр балага тантаналы рәвештә ранец белән канцтоварлар тапшырдылар. Балалар өчен киң һәм күптөрле программа оештырылган иде. Кызыклы «Фиксики» тамашасы  барышында балалар өчен төрле күңелле конкурслар, ярышлар оештырылды, бүләкләр бирлде. Балаларга шулай аквагрим да бик ошады, аның ярдәмендә алар үзләрен төрле әкияти геройлар итеп тоя алдылар.

Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән аралашу алуларына бик шат иделәр,  ә әти – әниләр әлеге күңелле чара үткәргәннәре өчен һәм мәктәпкә баланы әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International