«Мин - акыллы кеше». «Веста» Үзәге.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

“Ариадна җебе” программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта  күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче балалар өчен  «Мин - акыллы кеше» дип аталган темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда үз сәламәтлегенә карата уңай караш тәрбияләү, акыллы һәм акыллы булмаган гамәлләр турында булган күзаллауны үстерү.

Дәрес башында белгеч аның темасын һәм максатын әйтеп узды. Аннан соң катнашучыларга «акыллы кеше»нең кем икәнен, аның нинди булырга тиешлеген уйларга тәкъдим ясады. Һәрбер бала үз фикерен әйтеп узды, ни өчен алар теге яки бу гамәлләре өчен кешеләрне акыллы һәм акыллы түгелләргә бүлә икәнен аңлаттылар. Алдагы эш барышында балалар төрле практик биремнәр үтәделәр: «Акыллы гамәлләр», «Мәкалне җый», «Артык сүзне тап», «Уңышлы кеше», бу биремнәрне катнашучылар бик җиңел башкарып чыктылар.

Дәрес ахырында белгеч егетләр һәм кызларга катнашкан өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, өйгә эш итеп «Мин үземне ясыйм» дигән күнегү бирелде һәм алга таба булачак очрашу турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International