8 август көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә танып белү чарасы узды. Мәчеләр көненә багышланган чара "Нык гаилә" проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.
Һөнәрчеләр йорты хезмәткәтләре 20 бала өчен мастер-класс уздырды. Дәрестә балалар "Кошечка" китабына кыстыргычлар ясады. Балалар мәчеләр турында бик күп мәгълүмат белде, төрле табышмакларга җаваплар тапты.
Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар балалар күңелендә миһербанлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.