Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының егерме җиденче апрель ике мең унсигезнче елның кырыгыннчы санлы боерыгы нигезендә, Ютазы районында 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннан, график төзелде. Икенче август көнне комиссия Ташкичу авыл советы җирлегендә яшәүче өлкәннәргә чыкты. Эш барышында комиссия өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышты, актлар төзеде, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты.