Янгынга каршы тактик өйрәнүләрдә бинадан тулаем эвакуация үткәрү чаралары хәзерге вакытта бик кирәк һәм актуаль. Иң мөһиме мондый өйрәнүләрдә янгын чыгу очрагында кешеләргә узләрен дөрес тоту кагыйдәрен истә калдырырга ярдәм итә, ә кайберәүләргә психологик яктан тыныч һәм нык булып калуга йогынты ясый. 24 август көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда да ПСЧ 32 ФКУ "2 ОФПС ГПС по РТ һәм ПСЧ131 ФКУ « Татарстан республикасының11нче ОФПС ГПС” берлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте. Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча тактик өйрәнүләрдә үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз җавап бирә белүгә басым ясалды. Мондый өйрәнүләр картлар йортында беренче тапкыр гына үткәрелми. Шул вакытта һәр хезмәткәр инструкөиядә каралган үзенә йөкләнгән вазифаларын үти. Янгынның масштабына карап беренче чиратта кешеләрне коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим.