Курск бәрелеше эзләре буенча, Балтач

2018 елның 24 августы, җомга

Агымдагы елның 23 нче августында бөтен Рәсәй буенча Курск кырындагы җиңүенең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге бәрелеш икенче Бөтендөнья сугышының үзәк вакыйгасына әверелде һәм СССР файдасына тарихта эз калдырды. Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр өчен “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт оештырылды. Музей җитәкчесе, Бөек Ватан сугыш ветераны, Галиев Гарифҗан Гали улы Курск тирәсендәге бәрелеш турындагы вакыйгаларны, аның уңай нәтиҗәсен  тернәкләнүчеләргә музейның сугышка багышланган залы буенча күрсәтеп, сөйләп китте. Көрәш барышында бик күп корал кулланылган, ике яктан да үлүчеләр саны куп булган.

«Социаль туризм» программасы кысаларында узган әлеге чаралар өлкәннәребезнең аң-белем дәрәҗәсен арттыра, илебез тарихына  кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International