Россия Федерациясе Президенты 1994 елның 20 август 1714 номерлы Указы нигезендә, ел саен 22 август,Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне итеп билгеләп үтелә.
Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль ярдәм алучы гаиләләрдән 5 бала белән “Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне” дигән чара үткәрделәр.
Бу чараның максаты патриотик хисләр тәрбияләү, дәүләт символларына карата ихтирам арттыру, иҗади сәләт үстерүдән торды.
Балаларга Россия Федерациясенең төп символлары, аларның мәгънәләре һәм килеп чыгышлары турында сөйләделәр, ә алар, игътибар белән тыңлап, үзләре дә сөйләшүдә актив булдылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар, чара барышында, Россия Федерациясенең байракларын ясадылар, истәлеккә фотога төштеләр.